Зәйдә егетләр үзләрен бәйгедә сынады
Җиңү бәйрәме алдыннан Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Ринат Фәрдиев исемендәге паркта 5-6 сыйныф укучылары арасында “Ягез, әле егетләр!” бәйгесе оештырды. Уенда 2-6нчы мәктәпләр һәм татар гимназиясенннән командалар ярышты. Егетләр үзләрен төрле бәйгеләрдә сынадылар. Җиңүче дип татар гимназиясе командасы танылды, 4нче мәктәп – икенче, 2нче мәктәп өченче урында.
