Сөтле аш пешерәбез
350—400 г сөт, 100 г су, 10—15 г шикәр комы, 50 г токмач, 10 г атланмай, тәменчә тоз, борыч.
Кәстрүлдә сөт белән суны кушабыз һәм газ өстенә утка кайнатырга куябыз. Тоз һәм шикәр комы өстибез. Сөт кайнап чыккач, токмач салабыз һәм әкрен утта токмачлар өскә күтәрелгәнче пешерәбез. Ашны, тәлинкәләргә салып, атланмай белән бирәбез.
