Балык Бистәсе районында урманнар яңартыла
Районыбыз биләмәсендә елның-елында йөзәрләгән гектарда урманнар яңартыла.
Аның күп өлеше Шомбыт урман хуҗалыгы өлешенә туры килә. Быел да алар киселгән һәм корыган участокларны яңартуда нәтиҗәле эшлиләр. Бу көннәрдә Чыршылы Елга участогы урманчылары 30 гектарда чыршы, нарат, каен үсентеләре утырталар.
Фото:
