Сәяхәткә юллама алды
Башлангыч сыйныф укучыларын мәдәниятле, рухи яктан бай итеп тәрбияләү максатында республикада “Мәдәни көндәлек” проекты тормышка ашырыла. Шул уңайдан “Мәдәни көндәлек сере” дип аталган бәйге дә игълан ителгән иде. Районнан да бу бәйгедә катнашучы балалар бар. Аларның берсе - Югары Мәлем мәктәбе укучысы Эльза Гайфуллина. Бәйгенең биремнәре җиңелләрдән түгел, анда тарихны да, мәдәни мирас турында да белү сорала. Эльза аларны уңышлы чишеп, 24 майда “Мәдәни сәяхәт”кә юллама алды.
