Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2016

МАТУР ЭШЛӘРЕБЕЗ БАР

0

Балаларның иң күңелле, бәхетле чагы бакчада үтә, дисәк, бер дә ялгыш  булмас. Бакча тормышы  кырмыска оясын хәтерләтә,  барысы да һәрвакыт хәрәкәттә. Мәсәлән,  апрель аенда Тукай бәйрәме аеруча күңелле узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән беррәттән 3 яшьлек сабыйлар да Тукайның «Гали белән кәҗә», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әти-әниләрнең дә Г. Тукай шигырьләрен балалары белән бергә өйрәнүләренә күңелләр сөенде. Балаларның Тукай иҗатына  багышланган эшләре, рәсемнәре Рәсәй күләмендәге конкурста алдынгы урыннарны яулады.

Язгы игелек атнасын уздырган вакытта кечкенәләрдән   башлап мәктәпкә әзерлек  төркеменә йөрүче сабыйлар  тәрбиячеләр белән берлектә «Җиңү безнең күңелләрдә», «Игътибар, юлда балалар!» дип аталган акцияләрдә актив катнаштылар. Шофёр абыйларга тылсымлы хатлар, олы яшьтәге абый-апаларга үз куллары белән  ясалган бүләкләр тапшырдылар. 9 Май – Җиңү парадында өлкәннәр белән беррәттән бабай-әбиләрнең фотосурәтен күтәреп бару - үзе бер горурлык иде.

Һәр шимбә  көнне Р. Фәрдиев исемендәге ял паркында ата-аналар, балалар белән берлектә  спортка багышланган  уеннар оештырабыз. Өлкәннәр волейбол, футбол уйнасалар, балалар велосипедта узыштылар.

Ата-ана, тәрбияче, бала бердәм булган очракта гына эшләнгән  эшләрнең нәтиҗәсе дә уңай була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса