Кумагыз әле, автомобиль йөртүчеләр! [+ФОТО]
24 майда кичке җиделәр тирәсендә Казан-Оренбург юлында Форд Фокус автомобиле авария китереп чыгара.
Әлмәткә таба хәрәкәт иткән автомобиль тизлеген арттырган мәлдә руль белән идарәсен югалтып юл корылмасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә машинаны каршы як полосага алып ташлый һәм Газель автомобиле белән бәрелә. Форд Фокус артыннан хәрәкәт иткән Кия Спектра бәрелештән котылырга омтылыш ясый һәм шул вакытта каршы як кюветка оча. Барыннан да ныграк Форд Фокустагы пассажирга зыян килә. Аны Әлмәт шәһәре һәм “Татнефть” ААҖ медсанчастенең нейрохирургия бүлегенә озаталар.
