Меңләгән төп чәчәк утыртылачак
“Горзеленхоз” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте шәһәрдә чәчәкләр утыртуга кереште. Яшелләндерүчеләр 9 май бәйрәме алдыннан Җиңү бульварын, Иске Зәй бистәсендә һәйкәл янын, “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданны шау чәчәккә күмде. Анда петуния, сальвия, виола, агератум һ.б. чәчәкләр утыртылды. Җиңү бәйрәмендә җете төстәге чәчәкләр күпләрне сокландырды, бәйрәм рухы өстәде.
-Быел шәһәр-бистәләргә 100 меңнән артык чәчәк утырту планлаштырыла, шуның 50 меңнән артыгы утыртылды инде. Алар – петуния, сальвия, вербена, левкой, примула һ.б.лар. Шәһәр-бистәләр матурлана, гөл-чәчәккә күмелә бара, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов.
Яшелләндерүчеләр бу көннәрдә Яңа шәһәр боҗрасы тирәсен һәм Җиңү проспектын матурлап, чәчәкләргә күмеп киләләр. Алар - Татьяна Андреева, Татьяна Акдигитова, Александра Никитина, Марина Братова, Нәкыя Кәлимуллина. Нәкыя ханым - ширкәттә иң озак хезмәт куючы, тырыш, тынгысыз хезмәткәр. Безгә остаз, киңәшче ул Нәкыя апа, андыйлар күбрәк булса иде, ди яшелләндерүчеләр. Аларга бу эштә мәшгульлек үзәгеннән бирегә эшкә җибәрелүчеләр дә булыша. Яшелләндерүчеләр кулына күз дә иярми, берсе урын әзерли, икенчесе аңа су сибә, калганнары үсентеләрне утырта бара. Алар барысы да бер төстәге бейсболкадан, шулай ук җәйге эш киемнәре дә биреләчәк. Яшел җирлектәге киемнәрдән урамда эшләүчеләрне күрсәгез, аптырамагыз, алар - яшелләндерүчеләр. Кайчакта аларны борчыган күңелсезлекләр дә булгалый икән. Чәчәкләрне утыртып китәбез, икенче көнгә аларны казып алган булалар, чәчәклек өстенә машина белән менәләр, ди ханымнар, ачынып.
Ул да булмады, прицеп таккан машина килеп туктады. Нәкыя ханым питомниктан чәчәк үсентеләре алып килде, ханымнар кирәгенчә генә үсентеләрне алып, җир куенына утырта барды. Аларны махсус машина су белән тәэмин итеп тора. Яшелләндерүчеләр башта Яңа шәһәрдә чиркәү каршындагы мәйданда чәчәк үсентеләре утыртты, аннан аның каршы ягына чыгып, чәчәклеккә җир әзерләде, кайда нинди чәчәк үсентеләре утыртасын билгеләде. Шул рәвешле, чәчәкләр шәһәр, Иске Зәй урамнары, Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һ.б. биләмәләрдә урын ала бара.
Яшелләндерүчеләрдән үсенте сорап интектерүчеләр дә, шәһәрне матурлаулары өчен мактап китүчеләр дә бар икән. Рәхмәт сүзе ишетү безне канатландыра, нәтиҗәле хезмәткә әйди, җылы сүз җан азыгы, дип юкка әйтмиләр шул, ди Нәкыя ханым.
-Агымдагы елда шәһәрдә өстәмә чәчәклекләр булачак, Су саклау зоналары елы буларак, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы программага кертелде. Биредә зур күләмдә яшелләндерү эшләре дә башкарылачак, тулаем алганда, күпьеллык чәчәкләр утыртылачак, - ди Сергей Максимов.
Шул рәвешле, Зәй яшелләнә, матурлана бара.