Җаваплы йөкне - Озак еллар
Сәгыйть хәзрәт Камалов - “Нур” мәчете белән иң озак имамлык иткән дин әһеле һәм имам-мөхтәсиб. Ул ике мәртәбә, соңгысында гарәп короле чакыру буенча, хаҗ гамәле кылган. Бу көннәрдә Сәгыйть хәзрәт 80 яшен тутыра.
Сәгыйть хәзрәт тумышы белән Әлки районы Карамалы авылыннан. Әтисе Борһанетдин Уральскийда укыганда Тукай, Габдулла Кариевлар белән аралашкан, алдынгы карашлы, дөньяви белемгә ия мулла булган, сәяси золым корбаны да ул. Ул улы Сәгыйтькә алар турында еш сөйли, хәтер-хатирәләрен барлый торган була.
-Әтиебез авыл имамы иде, дингә каршы көрәшнең иң котырган чорында да авылыбызда рәсми мәхәллә ачып, Уфа Диния нәзарәтеннән указ алырга тырышты. Әти-әни догасыдыр, әти эшен дәвам итәргә туры килде, мин моның белән бик бәхетле, – ди Сәгыйть хәзрәт.
Халыкны иманлы, әхлаклы итү, мәхәлләләрдә эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен күп көч куйды ул. Хәзрәт исламны көчле тәрбия чарасы буларак югары бәяли.
Зәй якларына кайтып, ике дистә ел автоагрегат заводында эшләп, лаеклы ялга чыга. Ялга чыккач та кул кушырып утырмый: шәһәр үзәгендә гыйбадәтханә төзүдә зур тырышлык куя, шунда эшләгәндә намазга баса. “Нур” мәчете төзелеш барышын һәр мизгеле белән хәтерли, районда өч авылны манаралы итә. Үзе төзешкән мәчет, корган манаралар – аның өчен җирдә яшәү мәгънәсе. “Нур” мәчетендә башта имам ярдәмчесе, аннан имам була.
Имамлык итү–гаять җаваплы эш. Халык мәчеткә дога кылдырырга гына түгел, киңәш сорап, авырулар дәва, фәкыйрьләр ярдәм өмет итеп килә. Һәркайсы игътибар, үтемле киңәшкә зарур. Сәгыйть абый бистә, авылларны мәчетле итүне өстенлекле итә. Ул эшләгән дәвердә өч бистәдә, районда 6 мәчет сафка басты. Мәчетләрдә дин сабакларына өйрәтүче “Якшәмбе” мәктәпләре эшли, җәен мөселман балалары өчен “Иман” лагерьлары оеша. Имамнар еш очрашып, хакыйдә, фикх дәресләре алалар, Казанда белемнәрен күтәрәләр. Гошер җыюлар оештырылып, алар мәдрәсәләргә, мохтаҗларга, зәгыйфьләргә өләшенә. Соңгы өч елда якташ язучы Таҗетдин Ялчыголга хөрмәт йөзеннән республика күләмендә «Ялчыгол укулары» уза. Әлеге игелекле эш башында да Сәгыйть хәзрәт тора. ТР Диния нәзарәтендә Зәй мөхтәсибәте эшчәнлеге еш үрнәк итеп күрсәтелә. ТР Президенты, ТР Диния нәзарәте Рәхмәт хатларына, «Казанның 1000 еллыгы» медаленә лаек булды ул. Имам-мөхтәсибнең эшмәкәрләр, җитәкчеләргә сүзе үтемле: мәчеткә алар булышлыгы белән ремонт ясала, җиһазлар, кирәк-ярак алына. Ел саен рамазан-шәриф аенда мәчеттә җанлылык хөкем сөрә: биредә ураза буе авыз ачтырулар оештырыла. Быел ифтарлар “Нур” мәчетендә генә түгел, барлык мәхәлләләрдә дә оештырылыр дип көтелә.
Сәгыйть хәзрәт - милләт җанлы зат. Еш кына район газеталарында дингә, телгә, милләткә кагылышлы темалар буенча чыгыш ясый.