Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2016

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Сабантуйда бүләкләделәр (фотолар)

0
Сабантуй бәйрәме ул авыл хуҗалыгында армый-талмый хезмәт итүчеләргә рәхмәт әйтә торган көн. Лениногорск районы хуҗалыкларында эшләүчеләрне бүген Сабан туенда бүләкләделәр.
Аларның бер төркеме республика авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
 
Язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыккан, кышлату чорында югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык җитәкчеләре бүләкләнде, алар: “Лениногорская” агрофирмасы, “Маркс”, “Спартак” агрофирмасы, “Сатурн-Урал”, “Хәбибуллин Ф.З”, “Ленин” җәмгыяте.
 
Район хуҗалыкларында эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар да игътибардан читтә калмады, премия белән бүләкләнде.
Розалия Мостафина фотолары



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса