Ачык тәрәзә бәласе: 4 яшьлек бала авыр хәлдә
Бу ялларда Алабугада 4 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән.
Баланың әнисе ишегалдында булган. Бишенче каттагы фатирда калган бала ачык тәрәзә аша әнисен чакырырга теләгән – тәрәзә төбенә менгән һәм егылып төшкән. "Баланың хәле бик авыр, – дип бәя биргән табиблар. – Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды". Баланың эчке органнарына зыян килгән – бавыры өзгәләнгән, башы бик нык имгәнгән.
