Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2016

Радик Юльякшин: Сабантуйларга бик күп тәкъдимнәр килә, әмма...

0

Радик Юльякшин (Elvin Grey) – иң күп концерт куючы җырчыларның берсе. Аның һәр ае, һәр көне билгеләнгән, планлаштырылган. Зур гастроль турыннан соң, Радик хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру, яңа җыентык туплау өстендә эшли.

– Дөнья буйлап Сабан туйлары чоры бара. Милли бәйрәмгә чакырулар кабул итәсеңме?


– Бик күп тәкъдимнәр килә, әмма бер айга ике чарада гына катнаша алам, анысы да зур вакыт аралыгы белән. Сәбәбе – яңа җырлар күп җыелды, хәзерге вакытта 10лап җыр яздырасым бар. Ә моның өчен кимендә 3 ай буе тынычлап эшләргә кирәк. Студиямдә бикләнеп иҗат белән шөгыльләнәсем килә.


– Җырлар яздыру белән беррәттән яңа программа өстендә дә эшлисең. Тамашачы аны кайчан күрә алачак?


– Яңа программаны сентябрь аенда тәкъдим итәчәкмен. Ул элеккесеннән 70 процентка аерыла. Аның үзенчәлекләре турында сөйләмим, шуңа да яңа программа бит инде ул. Халык үз күзләре белән күреп бәяләр дип уйлыйм.


– Радик, шәхси тормышыңда яңалыклар юкмы?


– Бар да элеккечә. Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышка вакыт та юк.


– Җәйгә нинди планнар? Быел кайда ял итәргә уйлыйсың?


– Студиямдә ял итәчәкмен. Минем өчен бу – иң яхшы ял! Бәлки тиз арада гына диңгезгә барып кайтырмын, әмма анысы да билгесез әле. Хәзерге вакытта төп эшем, максатым – "алтын" җыентыгым, аны туплау өстендә ныклап эшлим. Тамашачым аны шулай ук сентябрь аенда ишетә алачак.

 

Эльвира Шакирова

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса