12 җәяүленең кагыйдәләрне үтәп йөрмәве ачыкланган
Үткән атнада Зәйдә юл иминлеге инспекторлары спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручы 4 машина йөртүчене тоткарлаган. Ә машиналарына балаларны тиешле җайланмаларсыз утыртып йөргән өчен 7 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен кабат тоткарланучылар 3әү булган. Шулай ук инспекторлар җәяүлеләр арасында да кагыйдә бозучыларның шактый булуын искәртә. Бер атнада шундый 12 җәяүле ачыкланган.
