Татарстан батыры Ильяс Галимов көрәштән китә?!
Бүген Әлмәт журналистлары белән ачыктан-ачык сөйләшүдә республиканың абсолют батыры милли көрәштән китәчәген белдерде.
Әмма ул әлегә үзен бик яхшы формада дип исәпли. Һәм милли көрәштә тагын ике еллап катнашачагын әйтте.
- Ике ел көрәштә булам әле. Аннан күз күрер. Безгә әйбәт алмаш үсеп
килә. Әлмәт көрәш буенча республикада беренче урыннарда тора. Әмма тагын да зуррак үрләр яуларга омтылырга кирәк, - диде ул.
28 май көнне Казан сабантуенда Ильяс Галимов ватан алдындагы хезмәте өчен орден белән бүләкләнде. “Тормышымдагы иң зур шатлык шул көнне булды. Күп еллар буе алып барган хезмәтем, тырышлыгым нәтиҗәсен аңладым. Җитәкчеләргә зур рәхмәт”, - диде батыр.
