Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2016

Әлмәт балаларына шатлык бүләк иттеләр [+ФОТОЛАР]

0

36 нчы “Тылсымлы сарай” балалар бакчасы коллективы матбугат көненә багышлап язылучылар белән чара уздырды.

23 еннән  28 майга кадәр һәр бакчада вакытлы матбугатка язылуны максат итеп куйган “Балаларга шатлык бүләк ит” акциясе узды. Ел да бу акциянең лидерлары булып 36 нче балалар бакчасы санала.

Анда бүгенге көнгә татар телендә чыгучы матбугатка 100 дән артык кеше язылган. Шуларның яртысыннан күбрәге – гаиләләр. Бүген иң актив язылучылар белән җырлы-биюле тамаша уздырдылар. Ата-аналар сабыйлары белән кул эшләнмәләре мастер-классында катнашты.

Чарага мәртәбәле кунаклар, журналистлар, Әлмәт мәгариф идарәсеннән милли мәсьәләләр буенча начальник урынбасары Сиринә Җиһаншина да килгән иде.

- Телне саклап калу гаиләдән килә. Тәрбиячеләр бары тик юл күрсәтүчеләр генә. Ә тел һәм милләт югалмасын өчен матбугат укып бару, алдыру зарур, -диде ул.

Чарада ата-аналар һәм килгән кунаклар газета-журналларга да языла алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса