“Без бергә!” кул эшләре фестивалендә Зәйдән 14 бала катнаша
Бүген район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Васильева җитәкчелегендәге делегация – бер төркем балалар, педагоглар Казанга юл алды. Биредә алар республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылучы “Без бергә!“ иҗат фестивалендә катнаша. Балаларны кул эшләренә, хезмәткә тартуны максат итеп куйган фестиваль “Казан ярминкәсе” күргәзмәсендә 1-2 июньдә үткәрелә. Анда төрле темаларга багышланган мәйданчыкларда районыбыз мәктәпләреннән 14 укучы технология дәресләрендә, аерым түгәрәкләрдә башкарган кул эшләрен тәкъдим итә. Балалар үз эшләрен педагоглары белән берлектә презентацияли.
