Баш батыр өчен көрәшнең быел шартлары үзгә
![Баш батыр өчен көрәшнең быел шартлары үзгә](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/f2429130dc7ff23d7562cc84272ad588_S.jpg)
Зәй спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов Сабантуй алдыннан журналистлар белән пресс-конференция уздырды. Сабантуй быел да, гадәттәгечә, шактый спорт ярышларын колачлый. Җиңел атлетика ярышлары ипподромда, калган ярышлар Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үтәчәк. Милли көрәш яшүсмерләр арасында 35, 40, 50, 60,70, 70 килограммнан югары, ирләр арасында 65, 75, 85, 95, 95 кг нан югары, ветераннар арасында (50 яшь һәм аннан югары) аерым оештырыла. Абcолют батыр өчен бил алышка Зәй данын яклап России яисә республиканың дүрт рәсми ярышында җиңү яулаучылар гына керә ала. Яшүсмерләр арасында да төп батыр өчен ярышлар оештырылачак.
Сабантуйда волейбол, мини футбол ярышларының финал уеннары булачак. Кул көрәшендә 60 килограмм һәм аннан югары авырлыктагы хатын-кызлар, 75 килограмм һәм аннан авыррак ир-атлар үзләрен сынаячак.
Гер спорты исә яшьләр, ирләр, хатын-кызлар арасында аерым оештырыла. Шахмат, аркан тартышуда үзләрен сынарга теләүчеләргә дә мөмкинлекләр булачак. Быел да ГТО нормаларын тапшыручыларга паркта махсус урын булдырылачак. Спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләргә бәйрәмдә кинәнеп үзләрен сынау мөмкинлеге булачак.