Лениногорскилылар, игътибар! Синоптиклар кырау төшәчәге турында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән туфракта 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин
1 июньгә каршы төндә Татарстан территориясендә урыны белән туфракта 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм турында да кисәтү таратты.
