Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2016

Мини-футбол буенча “Шәриф-Рамадан” республика турниры оештырыла

0

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, 4-5 июнь көннәрендә мини-футбол буенча “Шәриф-Рамадан” республика турниры үткәрелә. Турнир Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге, Казанның Мәрҗани мәчете белән берлектә, Казан югары команда танк училищесы, башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре ярдәме белән уздырыла.

Аерым алганда, Казан югары команда танк училищесында (Оренбург тракты, 9нчы йорт) 4 июньдә сайлап алу һәм төркем матчлары уздырыла, 5 июньдә – ярымфинал һәм финал уеннары. Командалар 2 яшь категориясе буенча бүленәчәк: 18 яшькәчә; 19 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр.

Ахырда “Шәриф Рамадан” турнирының иң яхшы уенчыларыннан символик җыелма команда булдыру күздә тотыла. Ул хәйрия матчында Казан шәһәре имамнары командасы белән көч сынашачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса