Җәйнең беренче көне явымсыз булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 1 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада бүген явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Татарстанда көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр җылыта.
