Лениногорск "Айсылу" балалар театры Балалар яклау көненә спектакль күрсәтте
Балаларны яклау көне уңаеннан "Айсылу"балалар театры Урман асты бистәсендә берничә спектакль күрсәтте.Бәйрәмгә балалар гына түгел,олы яшьтәге абый-апалар да килгән иделәр.Бер сәгатьтән артыграк барган тамашаны бик яратып карадылар.Артистлар да,тамашачылар да тәмле призлар белән сыйландылар.
