Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Эш терәлсә акчага, ялың үтә бакчада

0
Җәйге ялын сәяхәттә уздырырга күнеккән россиялеләр быел аны, нигездә, Греция, Кипр, Тунис һәм Россиядә уздырырга җыена икән. Төр­кия белән Мисырга юллар ябылу, халыкның керем дәрәҗәсе кимү нәтиҗәсе бу, ди белгечләр. 
Росстат агентлыгы мәгъ­лү­мат­ларына караганда, уз­ган ел чит илгә чыгучылар саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 8,5 миллионга ки­мегән. Бер ел эчендә Тайланд, Испания һәм Грециядә ял итүче россиялеләр саны да ике мәртәбә диярлек кимегән. “Хәзер кешеләр үз ялын мөстәкыйль рәвештә оештыра. Каһирә аша Шарм-әл-Шәйх белән Хургадага да барып җитә алалар. Тик мондый ысул ярдәмендә гаиләсе булмаган кешеләр генә сәя­хәт итә ала”, – ди “Хит сезона” туризм агентлыгы башлыгы Ирина Хәкимова. Аның сүз­ләренә караганда, хәзер­ге вакытта үзебездәге курортларга ихтыяҗ да 50 процентка арткан. Шулай да бу әле илдәге кунакханәләр җәй буе шыплап тулган булачак дигән сүз түгел, ди белгеч. 
 
“Тора-бара аларга сорау кими барачак. Нәтиҗә­дә, сезон азагында Россиягә ял итәргә килгән туристлар саны, узган ел белән чагыштырганда, 10-15 процентка гына күбрәк булачак, – ди агентлык башлыгы. – Туристлар арасында популяр булган Кырым, Сочи, Анапа кебек курортларга да сорау кимергә мөмкин. Ник ди­гәндә, Россиядәге курортлар бәясе әллә ни арзан түгел. Ә менә сыйфат ягыннан алар шактый калыша. Соңгы арада шундый закончалык күзәтелә: кыйм­мәтл­е ял өчен акчасы җит­мәгән урта катлау вәкил­ләре, җәйге ялны бакчада казынып, өйдә генә уздыруны өстен күрә”.
 
Чыганак:http://vatantat.ru/



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса