Уразага керәбез
Бүген мөселманнарның изге ае – Рамазан башлана.
Быел Рамазан 6 июньнән башлана. Ураза гаете 5 июльдә укылачак. Изге айда мөселманнарга исламның биш баганасының бер баскычын үтәргә – ураза тотарга мөмкинлек бирелә. Бүген кич белән Татарстан мәчетләрендә беренче Тәравих намазлары укылачак. Ә иртәгә, кояш чыкканнан соң, мөселманнар, кагыйдә буенча, күп кенә рәхәтлекләрдән тыелып торачак.
