Әрекмән шикәр авыруы, гастрит, ревматизмнан дәвалый
Безнең күбебез әрекмәнне чүп үләне буларак кына белә. Чынлыкта исә аңарда төрле файдалы матдәләрнең «алтын запасы» тупланган. Белгечләр сүзләренчә, әрекмән тамыры туклыклылык кыйммәте ягыннан кишер, петрушка һәм пастернакны да алыштыра ала. Кайбер илләрдә әрекмән яфракларын кулинариядә дә кулланалар икән.
Әрекмән тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар. Төнәтмәсен гастрит вакытында куллану яхшы.
