Игътибар, һава торышы бозыла!
Бүген кич давыллап яңгыр яварга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.
Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә. Ул бүген 18:00 сәгатьтән 7 июньнең 18:00 сәгатенә кадәр вакыт аралыгында булырга мөмкин. Республикада яшен, көчле яңгыр, боз яву ихтималы зур. Җилнең кыска вакытка секундына 23 метр тизлеккә кадәр көчәюе көтелә.
