Лениногорск кырларында эш туктамый
Хәзерге вакытта район хуҗалыклары кырларында кызу эш кайный, тракторлар тавышы тынмый. Яңгыр яуган вакытта гына туктап торалар.
Һава торышы ныклап торып печәнгә төшәргә мөмкинлек бирмәсә дә, 6 июнь көненә 540 тонна печән, 955 тонна сенаж әзерләнгән.
Шул ук вакытта 26,4 мең гектарда – чүп үләннәренә, 16,8 мең гектарда – корткычларга, 13 мең гектарда авыруларга каршы эшкәртелгән.
Кырда үсемлекләргә тамырдан тыш тукландыру эше дә бара, ул 23,2 мең гектарда башкарылган.
