Котлы-Бөкәш “Дуслык” балалар бакчасында саубуллашу кичәсе
Узган атнада Котлы-Бөкәш “Дуслык” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә бакча белән саубуллашу бәйрәме үтте.
Быел әлеге төркемнән 8 бала мәктәпкә - белем дөньясына аяк басачак. Матур итеп киенгән, шул ук вакытта җитди булырга тырышкан малайлар һәм кызлар бәйрәм кичәсенә ныклап әзерләнгәннәр иде. Алар үз осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын барыбыз алдында янә бер кат күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Бу аларның мәктәп бусагасына атлап, белем иленә керергә әзер икәнлекләренә олы бер имтиханнары иде.
Без - тәрбиячеләр, әлеге балаларның әти-әниләре белән һәрчак тыгыз элемтәдә яшәдек, бакчадагы һәр чараны да бергәләп уздырдык. Шуңа күрә дә әти-әниләргә чиксез рәхмәтлебез. Киләчәктә дә балаларының исеменә бары яхшы хәбәрләр генә килсен, ул-кызлары өчен горурланып, саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын!
Нурзидә Сәлимова,
Гөлия Мөхәрләмова.
“Дуслык” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Фотосы: videonahodka.ru
