Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Лениногорскилылар, фотога төшерергә ашыгыгыз

0

"Минем яшьлек буасы" дигән муниципаль фотоконкурс игълан ителә.


Ул шәһәрдәге Набережная урамы, 33нче йорт адресы буенча урнашкан түбән сулыкны реконструкцияләп, тантаналы төстә ачу уңаеннан оештырыла. Фотоконкурс Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләр арасында уздырыла, яшь буенча чикләүләр юк. Конкурс 30 июньгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләр 1 июльдә сулык янында бүләкләнәчәк.

Фотоэшләргә таләпләр:

– эшнең эчтәлеге исеменә туры килүе

– ракурсы, яктылык һәм күләгәләр белән "уйнау"

– фотоэшләрнең стандарт булмавы һәм бай эчтәлекле булуы

– фотоның тарихи яктан әһәмиятле булуы

Конкурска төсле һәм аклы-каралы фотографияләр кабул ителә. Аларны Мәдәният сараена (Ленинградская урамы, 28 "А" йорт) тапшырырга кирәк. Шулай ук гариза-анкета да булырга тиеш. Анда катнашучының исем-фамилиясе, яше, эш, уку урыны, телефоны язылган булу кирәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 5-10-39; 5-15-55




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса