КАЛЬЦИЙ - ОРГАНИЗМГА
Сөякләрдә кальций 90 процентка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен организм өчен дә эшли.
Ул сөякләрне формалаштыру һәм ныгыту турында кайгырта. Үсү һәм тешләрне саклау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тукландыра», нервларга тузарга ирек бирми.
Эндокрин бизләрнең нормаль эшчәнлеген тәэмин итә. Ялкынсынуга каршы тору сәләте булганлыктан, организмның чирләрдән саклану көчен арттыра.
Олы кеше өчен кальцийның көнлек нормасы якынча 800 мг (бу 3-4 кружка сөт). Әгәр дә сез җирдә (дачада ) актив эшлисез һәм чишмә булып тирегез ага икән, кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш.
Озак вакыт гормональ препаратлар кабул итүчеләр өчен дә (алар организмнан кальцийны чыгара), кан авыруларын, эчәклек, бөер, эндокрин бизләр, аллергия белән авыручылар өчен дә кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш.
Остеохондроз — сөяк тукымасы кибүне булдырмас өчен, 30 яшьтән узган хатын-кызларга көн саен 1000 мг кальций кереп торуы кирәк.
Әлеге минералның тәүлеклек дозасын арттыру өчен түбәндәге киңәшләрдән файдаланыгыз.
Тавык йомыркасы, шулай ук солы, карабодай боткасы, борчак, фасоль, чикләвек, көнбагыш, әфлисун, йөзем кальцийга бай.
Җәй көне шпинат, яшел суган, петрушка, салат үләне, кыяр, чөгендер, кишер, башлы кәбестә һәм чәчәк кәбестәне күп ашарга тырышыгыз. Кальций шулай ук виноград һәм абрикоста да күп.
Чәчәк кәбестәнең яфрагын ташларга ашыкмагыз: анда кальций кәбестәнең «чәчәк» өлешендәгегә караганда күбрәк. Яфракларны чистартыгыз, юыгыз да, гади кәбестәне кулланган төсле файдаланыгыз.
Кальций сөттә һәм сөт продуктларында бик күп. 100 г голланд сырында ул 1040 мг, эремчектә — 150, сөт һәм йогыртта 120 мг тирәсе исәпләнә.
Пешергәндә кальций юкка чыкмый. Әмма ул фосфор күп булганны яратмый. Әгәр дә ризыкта фосфор күп икән, эчәклектә кальцийның эри алмый торган кушылмалары барлыкка килә, ул организмнан тәрәт белән чыгып китә һәм организмда кальцийга кытлык башлана, шуның аркасында сөякләр тиз сынучанга әйләнә, нерв системасы туза.