БИКЛЕ СКЛАДТАН – 4 ТОННА ЦЕМЕНТ
Лениногорск шәһәрендәге шәхси предприятиеләрнең берсендә кран-манипуляторда эшләүче берәү, “Олимп” шәхси сак хезмәте хезмәткәре белән сөйләшеп, ул саклый торган ”УК “Татбурнефть” ҖЧШ территориясеннән рөхсәтсез 4 тонна цемент алып чыгарга уйлый. Аңа кирәкле төзелеш материалы теләсә ничек ятса бер хәл иде, ул йозак белән бикләнгән складта саклана. Әлеге территориягә чит малны үзләштерергә теләүче ир-ат шунда эшләүче таныш хатыны аша керә. Ул аны капка аша үткәрә, складны ача, цемент төялә һәм, шулай тиеш булгандай, чыгарып та җибәрелә.
Цементның югалуы икенче көнне билгеле була. Җәмгыятьнең әйдәүче инженеры бу хакта шәһәр эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. “Татнефть-Охрана” предприятиесенең хокук бозуларны кисәтү хезмәткәрләре каракны ачыклау буенча күп кенә чаралар күрә. Җинаятьчене ачыкларга склад территориясенә куелган видеокүзәтү камерасы материаллары ярдәм итә.
Угры кылган гамәлен тулысынча таный. Ул аны шәхси максат белән, йорт фундаменты салу өчен алып чыгуын әйтә. Җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә аның тарафыннан китерелгән зыян 43160 сум белән исәпләнә. Урланган товар алына. Әлеге факт буенча Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Ул ике кеше катнашында кылынган җинаять буларак тикшерелә, каравылда торучы таныш хатын да җәзасыз калмаячак. Эш бүген инде суд каравына тапшырылган.