Мал-туарлы Ишегалды күңелле
Аягың шапылдамаса, авызың шапылдамый, диюләре хак. Имәнлебаш халкы күп итеп кош-корт асрап, терлек тотып, мул тормышта яши. Кош-корт асрау гаилә бюджетын гына тулыландырмый, ә ишегалдын ямьли, күңелгә рәхәтлек, канәгатьлек хисе өсти, диләр Габделнур белән Гузәлия Вәлиевлар. Аякка мал-туар уралмаса, авыл җирендә яшәү күңелсез булыр иде.
Габделнур “Зәй” агрофирмасында әйдәүче агроном булып эшли. Ул яз-көз иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып керми. Гүзәлия - социаль хезмәткәр, хуҗалык эше күбесенчә аның җилкәсендә. Кош-корт кына түгел, үгезләре, сарыклары да шактый аларның. Ханым 60 бройлер чеби алып үстерә. Икешәр дистә йомырка белән дүрт индоуткасы утыра, берсе 17 бәбкә чыгарган инде. Июнь ае уртасына индоуткалары ишегалдын тутырып йөриячәк аның. Индоуткалар бик караганны, тәрбияләгәнне ярата. Аның ите туклыклы һәм диетик санала.
- Йорт кошларын яратабыз, йомыркадан үзең бәбкә чыгару нинди зур эш һәм җаваплылык бит, аякка мал уралсын икән ул, - ди хуҗабикә.
Вәлиевлар кош-кортка азыкны күбесенчә сатып ала, тегермән тарттырып, катнаш азык ясыйлар. Азыкка кычыткан турап салырга тырышабыз, витамины да, балык мае, акбур да кирәк, аларны карасаң гына сәламәт һәм нык булалар, ди Гүзәлия. Индоуткаларга үзләренчә кечкенә сулык та ясап куйганнар. Су кошларын сусыз тотып булмый шул.
Алай гына да түгел, сентябрь аенда Вәлиевлар күп итеп каз алып, аларны кышка кадәр симертәләр. Аларга терлек азыгы әзерләүдә шәһәрдән кайткан балалары булыша. Терлек, кош-корт күбрәк шулар өчен дип тә асрала.
Гүзәлия - уңган хуҗабикә булу өстенә, районда яхшы эшләүче социаль хезмәткәрләрнең берсе дә. Аның карамагында 75 - 99 яшьлек 6 әби бар, 3есенең балалары читтә яши. Һәрберсенең - үз холкы, үз көе-моңы. Олы кеше солы төше, дигән принцип белән эш итә хезмәткәр. Оркыя апа Әшрәпова урын өстендә ята. Гүзәлия аның өен, керен юа, ашарына пешерә. Сугыш чоры балалары Гайнелҗинан белән Зөлхиҗә әбиләр тагын да ныграк игътибар сорыйлар.
-Аларга җомга көннәрдә өйдән коймак, калган көннәрдә аш пешереп алып төшеп ашатам, берсенең паспорты, туу турында таныклыгы да юк иде, аларны булдырырга туры килде, - ди Гүзәлия.
Әбиләр аны түземсезләнеп көтеп ала. Алар ул килеп керүгә гаилә хәлләре, исәнлекләре турында сөйли башлый. Гүзәлия аларның хәлләрен белешә, ил-көн яңалыклары белән таныштыра, проблемаларын ураклаша. Магазиннан азык-төлек, даруханәдән дарулар алып кайтып бирә, су китерә. өйләрен җыештыра, коммуналь хезмәтләр өчен түли. Кыскасы, ул - алар өчен психолог та, табиб та, юрист та. Әмма ул зарланмый. Бөтен әби аның якыннары булып беткән.
Ул җитәкчелек һәм хезмәттәшләре арасында да хөрмәт казанган.
-Хезмәтенә җаваплы карый, караучыларның берсе китә икән, шунда ук икенчене таба, норматив законнарны өйрәнә, аларны караучылары белән дә бүлешә, -ди өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Любовь Плешкова.
Гүзәлия авылның мәдәни тормышында да актив катнаша. “Җәүһәр” фольклор коллективына йөри, аның белән төрле республика бәйгеләренә бара. Әлеге коллектив белән район социаль хезмәткәрләре алдында да чыгышлар оештырды. Сайлаган хезмәтен яратып, җанын-тәнен биреп башкара Гүзәлия.