Сәвәләйлеләр эшли дә, ял да итә беләләр
“Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе игенчелек һәм терлекчелек буенча алдынгылыкны бирми. Бүлекчә белән агымдагы ел башыннан Геннадий Абрамов җитәкчелек итә. Геннадий Павлович моңа кадәр әлеге бүлекчәнең “Маяк” бригадасын җитәкләде. Тәҗрибә, осталык һәм үҗәтлек җитәрлек анда.
Бүлекчә быел беренчеләрдән булып арпа чәчүгә кереште һәм язгы-кыр эшләрен дә беренчеләрдән булып тәмамлады. Бу – эшне дөрес оештыру, механизаторларның тырышлыгы һәм тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Бүлекчәдә көзге культуралар 712 гектар мәйдан били, язгы бодай - 901, арпа – 390, берьеллыклар - 534, кукуруз - 687, борчак - 90, чөгендер 556 гектарда чәчелде. Басуда төп эшләрне “МТЗ-1221” тракторы белән Евгений Гребенщиков башкарды. Кукурузны орлык өчен Валерий Бутяев чәчте. Яшь механизаторлардан Владислав Шувалов аеруча мактауга лаек.
-АгроКөч-Төркем” ААҖ һәм район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, агрофирмаларны куәтле, заманча техникалар белән тәэмин иттеләр, бездән хәтта нефтьчеләр дә көнләшә. Мондый техникалар булу язгы кыр эшләрен кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга ярдәм итте. Район башлыгының җир, хезмәт кешесенең тырышлыгын күреп, бәяләве дә канатландыра, яңа үрләргә әйди, - ди Геннадий Абрамов.
Хуҗалыкта көзге культуралар, чәчүлекләр матур гына күтәрелеп килә. Биредә чөгендер кишәрлекләрен ике кат эшкәрткәннәр инде. Терлек азыгы әзерләү дә югары темп ала бара, яңгырлар гына бераз комачаулый. Тулаем алганда, хуҗалык, алдагы еллардагы кебек, зур уңышка өмет баглый.
Терлекчелек буенча да уңышлары куанырлык. “Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү” республика программасы буенча бүлекчәнең ике фермасында капиталь ремонт үткәрелгән. Быел тагын шундый ике ферма төзекләндерелә, берсенең түбәсе ябылган инде. Биредә фураж склады да төзеләчәк. Кыскасы, терлекчелек тармагы тамырдан үзгәреш кичерә. Биредә барлыгы 569 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 271е - савым сыер. Савым сыерлар көтүлекләргә чыгарылмаган, алар фермаларда асрала һәм бер типтагы азык белән тукландырыла. Сыер савучылар фермада тудырылган эш шартларыннан канәгать. Бүгенге көндә биредә тәүлегенә - 470, бер сыерга 17,3 литр сөт савыла. Бозаулар арасында үлем очраклары юк, тәүлеклек артым уртача 700-720 грамм тәшкил итә.
Сәвәләйлеләр эшли дә, ял да итә беләләр. 25 июньдә авылның үзенә генә хас “Боламык” бәйрәмен үткәрергә җыеналар.
-Бәйрәмебез табигать кочагында күңелле уза, аңа барлык зәйлеләрне дә көтеп калабыз, - ди Геннадий Абрамов.