Әлмәттә хатын-кызны машина бәргән
Машинаның тормозы эшләмәгән була.
Фаҗига кичә Су-5 районында була. Хатын-кыз бакчага барган җирдән аны машина бәрә. Ике аягы сынган ханымны сырхауханәгә алып китәләр. Машинасының тормозлары эшләмәгәнгә шофер туктый алмый. Хәзер тикшерү бара.
