Фаҗига: югалган ирне судан тапканнар
Коткаручылар ир җәсәден полициягә тапшырган.
Шушы көннәрдә Теләчедә 78 яшьлек пенсионер югалган иде. Туганнары аның суда батып үлгән булуын фаразлаган. Нәкъ шулай була да – ирне водолазлар елга төбеннән табып ала. Хәзер аның үз үлеме белән үлгәнме, әллә инде үтереп ташлаганнармы икәнен ачыклаячаклар.
