Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Уйлап әйт сүзеңне: интернетны шаулаткан Рамил Ибраһимовны ни көтә?

0

Татарстан прокуратурасы Орландода булган теракт уңаеннан социаль челтәрләрнең берсендә Рамил Ибраһимов тарафыннан җинаятьченең әлеге гамәлен хуплап язу калдыру факты буенча тикшерү эше башлап җибәрде.



35 яшьлек Рамил Ибраһимов "Эфир" телеканалында "Перехват" тапшыруын алып баручы буларак таныш. Ул Инстаграмдагы битендә 12 июньдә АКШта булган фаҗигале хәл (гей-клубтагы теракт) уңаеннан үз фикерен беледереп, җәмәгатьчелектә шау-шу тудырган иде. Аерым алганда, Рамил Ибраһимов "Pulse" төнге клубындагыларны (анда 50 кеше корбан булды, яраланучылар тагын да күбрәк) атучыны хуплап чыкты.

Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләреннән чыгып, канун бозу очраклары ачыкланса, социаль челтәрдән кулланучыга карата чара күреләчәк.

http://intertat.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса