Көчле җил һәм яшен көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.
Синоптиклар фаразлавынча, 14 июнь кичендә, шулай ук иртәгә – 15 июньдә көндез һәм кичен яшен булуы ихтимал. Республикада кыска вакытлы көчле җил чыгу ихтималы да бар. Көньяктан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-18 метрга кадәр җитә.
