Россия наркозсыз кала
Украина Россиягә бик мөһим препаратларның берсе булган метазонны кертүне туктатты, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».
Метазон - акушерлар, реаниматолог һәм анестезиологлар тарафыннан торган урынлы һәм гомуми наркоз бирү өчен кулланыла. Харьковның дару әзерләү үзәге әлеге мөһим препаратка бәяне бик нык күтәргән, ә моңа кадәр бәяләр 2010 елдан бирле үзгәрмәгән булган. Болар аны Украинаның Россия белән сәяси мөнәсәбәтенә бәйле түгел, ә оешманың яшәвен тәэмин итү өчен кылынган карар дип белдерә.
http://www.shahrikazan.com
Фото: dentallist.com.ua
