Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

“Йолдыз” балалар бакчасында Сабантуй

0

Һәр халыкның үзенә хас гореф-гадәтләре бар.

 Аларны югалтмыйча буыннан-буынга тапшырырга киләләр. Безнең заман балалары гореф-гадәтләрнең югала барган вакытында яши. Без үз чиратыбызда матурлыкны, милли көй, сәнгать, әдәбият, бәйрәмнәрне онытмыйча саклап, яшь буын күңелендә тәрбияләргә тиеш. 

“Йолдыз” балалар бакчасында татар милли бәйрәмнәрен еш үткәрергә тырышабыз. Шушы көннәрдә “Сабантуй” оештырдык. Бәйрәмгә күп төрле уеннар ямь өстәде. Капчык киеп, авызга кашыклы йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугыш, спорт уеннары – барысында уйнап карадык. “Сабантуй” халыкның иң яраткан бәйрәме шул. Бүгенге көн балалар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм. Бәйрәмгә бүләкләр белән Илһам Гыйләҗев ярдәм итте. Аңа бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
 
 
Гөлшат Кәримуллина,
“Йолдыз” балалар бакчасы методисты.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса