Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Җиләкле чизкейк

0

Кирәк:


* ярты стакан он
* 700 г эремчек
* 150 г каймак
* 1 стакан шикәр комы
* 1/3 стакан сөт
* 5 йомырка
* ярты стакан үсемлек мае
* җиләк-җимеш
* желатин

Эш барышы:

Эремчекне төере беткәнче уабыз, вак угычтан үткәрергә, блендер белән болгатырга мөмкин. Аңа 100 г каймак кушабыз, төерсез генә масса барлыкка килергә тиеш. 
Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз да агына ярты стакан шикәр комы кушып, күпергәнче болгатабыз. Күбекле массага бер-бер артлы ярты стакан он, йомырка сарыларын, ярты стакан үсемлек мае кушабыз. 

Бу массаның бер өлешен кырыйлары 5-6 см биеклектәге формага салабыз. Якынча 5 мм калынлыкта булырга тиеш. Ә калган өлешен эремчеккә кушып болгатабыз. Шуңа тагын ярты стакан шикәр комы, ваниль, сөт өстибез дә, туглап, формага салабыз. Формадагы камыр кырыйлап күтәрелер. 

Духовканы 180 С градуска кадәр кыздырып, форманы мичкә куябыз да 40-60 минут пешерәбез. Мичтән алгач, өстенә 50 г каймакка 2 аш кашыгы шикәр комы кушып болгаткан массаны сылап, берничә минутка калдырабыз. 

Чизкейк өстенә җиләк-җимешләрне тезәбез. Иң соңыннан желе (1 стакан җылымса суга 2 аш кашыгы желатин кушып ясала) коябыз һәм берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса