Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Ял концерты” проектының старт алуы турында хәбәр иткән идек. Узган ялда биредә “Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективы чыгыш ясады. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр көче белән әзерләнгән концертлар паркка ял итәргә җыелучыларның күңеленә хуш килә, алар иҗат коллективлары чыгышыннан күңел күтәренкелеге ала. Бу юлы да паркта тамашачылар күп иде.