Әлмәт укучылары рус телен су урынына эчә, ә татарчаны белми
Быелгы бердәм дәүләт имтиханнары турында беренче мәгълүматлар билгеле булды.
Быел Әлмәт районы буенча тулаем алганда күрсәткечләр югарырак. Әмма дәүләт имтиханнары буенча минималь баллар да җыя алмаучылар бар. Рус теленнән барлыгы 1069 11 нче сыйныф укучысы имтихан тоткан. Уртача балл - 72,74. Әлмәтнең өч мәктәбеннән биш укучы 100 балл җыя алган. Аның каравы рус әдәбиятыннан 37 укучы хәтта минималь баллны да җыя алмаган. Татар телен дә сайлаган укучылар булган. Дөрес, алар 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар. Бу фән буенча уртача балл 3,74. Татар телен белмичә икеле алучылар исә бер кеше генә булган.
