Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

“Акчарлак” приютында “Сабантуй” бәйрәме күңелле үттте (+фото)

0

Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм.

Безнең “Акчарлак” приютында тәрбияләнүче балалар да бу милли бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Быелда бу чара бездә күңелле үтте. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, күңелләренә элеккедән килгән гореф-гадәтләрне сеңдерү максатыбыз иде.

Бәйрәм “Сабантуй” җырын тыңлау белән башланып китте. Аннан соң тәрбиячеләр бәйрәм тарихын сөйләп үттеләр. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шуннан ярышлар башланды. Чүлмәк вату, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, җептән бүләкләр кисү кебек уеннарда барысы да теләп катнашты. Малайлар сабантуйның киң таралган, яраткан ярыш төре булып торган милли көрәштә дә бил алыштылар. Ярышта катнашырга теләгән һәр кеше үзенең көчен сыный алды. Балаларның бердәмлеге бәйрәмгә ямь һәм матурлык өстәп торды. Соңыннан бергәләшеп истәлеккә фотога төштек, балаларга бүләкләр дә тапшырдык.

 

Гөлфия Әмирова,

“Акчарлак” приюты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса