Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Илфат Хәбибуллин ышанычны аклый белә

0

“Шәмсетдинов» фермерлык хуҗалыгында Илфат Хәбибуллин дистәләгән вазыйфаны башкара. 

Төп белгечлеге буенча  төзүче. Уку йортын тәмамлагач Түбән Кама химия комбинаты төзелешләренең берсендә эшләп хезмәт чыныгуы алган. Әти-әнисенә ярдәм итәргә кирәк дигән уйлар белән туган авылы Бикчурай Чаллысына кайтып төпләнгән. Егет баштагы мәлләрдә хуҗалыкта тракторчы хезмәтен башкара . Аннан Илфатны механик итеп билгелиләр. Бүген исә аңа йөкләнгән эшләрне бармак белән дә  санап чыгарлык  түгел. Иң мөһиме, күңелен биреп башкарырга гадәтләнгән. Эшләргә кеше җитешми дип тә бик аптырап утырмый ул, җиң сызганып техникасын төзәтә, трактор, комбайн штурвалы артына да утыра,   идарәче, хисапчы, механик, хезмәтне саклау инспекторы эшен дә  тел-теш тидермәслек итеп  башкара.

–Берәр эш йөкләсәм аның өчен күңелем тыныч. Барысын да сыйфатлы итеп башкарачагы гарантияләнгән. Производствода да, гаиләдә дә аны бүген  күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Авыр, кризислы ел булуга карамастан, тормыш иптәше Гөлфинә белән менә дигән яхшы йорт җиткереп керделәр, өч бала тәрбияләп үстерәләр, абзар тутырып терлекләр асрыйлар, өч сыерлары бар. Техника утарында,гаражларда, остаханәләрдә дә  һәрвакыт тәртип, теләсә кайсы вакытта семинар үткәрергә мөмкин,–ди җитәкче.

Хуҗалык механизаторларының язгы кыр эшләрен уңышлы төстә тәмамлап, бу көннәрдә  беренчеләрдән булып терлек азыгы хәстәрләүне оешкан төстә алып баралар икән, монда Илфатның өлеше бәхассез зур. Үзенә күрсәтелгән олы  ышанычны аклый белә   егет.

Рәсемдә: баш белгеч Илфат Хәбибуллин.      

Идрис Аметов.

Автор фотосы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса