Җәйге лагерьда ял иткән 13 баланың мәете Мәскәүгә кайтарылган
Фаҗиганең корбаннары күбрәк тә булыр иде: дулкыннар ярга аңсызланган кызны чыгарып ташлаганнан соң, ул икенче көнне таңда гына аңына килә һәм коткаручыларга хәбәр итә. Беренчеләрдән булып ярдәмгә Кудама авылындагы этләр питомнигы хезмәткәрләре килә. Алар кешесез бер утрауга йөзеп чыгып төн кунган 11 баланы коткарган. Батучыларның гәүдәләрен дә судан чыгарырга ярдәм иткәннәр.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, 5 гаепле кеше кулга алынган.
