Диңгез суы
Ягымлы җылы диңгез дулкыннары салмак кына ярга тәгәри. Суга терәлеп үк торган кыяларны каплаган урманда көнозын боланнар утлап йөри. Алар монда төшеп имән һәм нарат агачлары күләгәсендә диңгездән искән салкынча җилдә ләззәт табалар. Диңгез дулкыннары мөгезле бу Чибәркәйләрнең аяк астында ук чайкала, ләкин аларның күңеле анда түгел. Су эчәселәре килгәч, алар тауга менә, җәен кибеп юкка чыккан чишмәләрнең чокыр-чакырларда җыелып калган һәм инде тәмсезләнә төшкән болганчык суын эзли.
Бер генә болан да монда диңгез суы эчәргә төшми, диңгез суы белән сусавын басмый. Боланнар гына да түгел. Океаннар белән әйләндереп алынган материкларның борылмалы яр буйлары меңнәрчә километрларга сузыла. Ләкин беркайда да аңа таба җәнлек сукмаклары салынмаган: җир йөзендәге бер генә җәнлек тә диңгездән су эчми.
Корабль һәлакәтенә очрап күз күреме җитмәс тозлы су океанында калган кешеләр сусаудан һәлак булалар. Диңгез суы эчү өчен яраксыз, ул бик тозлы: бер литр суда 35 грамм эрегән тоз бар, аның 27 граммы гадәттәге аш тозы.
Диңгез суын ни өчен эчәргә ярамый?
Өлкән кешегә тәүлеккә 3 литр су кирәк, моңа азыктагы су да керә, әлбәттә. Әгәр диңгез суын эчсәң, су белән бергә организмга көн саен 100 грамм чамасы тоз да керәчәк. Ә ул берьюлы канга эләксә, һәлакәт буласын көт. Тоз микъдары нормадан арту белән, кан гадәттә шундук аннан арына. Канны тозлардан чистартуда төп эшне бөерләр башкара. Бер тәүлек эчендә өлкән кешедән литр ярым бәвел бүленеп чыга, ә ул бер көн эчендә кеше организмына кергән суның яртысы чамасын тәшкил итә. Шул юл белән организм натрий, кальций һәм башка зарарлы матдәләрдән арына. Кызганычка каршы, бу тозларның океан суындагы концентрациясе бәвелдәгедән шактый артык. Шуңа күрә диңгез суы белән организмга кергән тозларны чыгару өчен, эчелгәнгә караганда шактый күбрәк су кирәк булыр иде.
Диңгез балыклары һәм җәнлекләре ничек яши соң? Төче суны алар каян ала?
Табалар икән. Балыклар һәм умырткалы хайваннарның канында һәм тукыма сыекчаларында тоз бик аз була. Шуңа күрә барлык диңгез ерткычларына азык белән бергә шактый микъдарда эчү өчен яраклы су да эләгә. Бу сыекчаларның кеше өчен дә яраклы булуына беренче булып француз врачы А. Бомбар игътибар итә.
Ел саен меңләгән кешеләр, корабльләре һәлакәткә очрап, диңгездә ачлыктан һәм сусаудан үлә. Бомбар бик кыю эксперимент ясап, океанда кешенең яшәве өчен кирәкле барлык нәрсәләрнең булуын һәм, корабль һәлакәтенә очрагач, океан хәзинәләреннән файдалана белгән кешеләрнең исән калу мөмкинлеген исбат итә. Моның өчен ул кечерәк кенә резин көймәгә утырып Атлантик океан аша сәяхәткә китә. Ул юлда очраган балык һәм умырткасыз вак тереклек ияләре белән генә туклана, ә су урынына балыктан сыгылган сыекчаны эчә. 65 көн эчендә океанны кисеп Европадан Америкага барып җитә. Гәрчә мондый ысул белән туклану аның сәламәтлеген шактый какшатса да, ул кешенең океанда яши алуын исбат итә.
Ихтыярсыздан шундый бер сорау туа: диңгез балыклары төче суны каян ала соң? Аларның суны төчеләндерә торган тылсымлы аппаратлары бар икән. Бу — бөерләр түгел. Балыкларның бөере кечкенә, камил дә түгел, шуңа күрә организмны тоздан арындыру эшенә бөтенләй диярлек катнашмый. Тоз аергыч җайланма балыкның саңагында. Махсус күзәнәкләре кандагы тозны эләктереп алалар да аның көчле концентрациясен лайла белән бергә тышка чыгаралар.
Диңгез кошларына да төче су табу җиңел түгел. Давыл хәбәрчеләре һәм альбатрослар яр буйларыннан еракта — ачык океанда яшиләр. Коры җиргә алар елына фәкать бер тапкыр — чеби чыгару өчен генә киләләр. Шулай ук бакланнар, диңгез үрдәкләре, күпчелек акчарлаклар яр буйларында яшәсәләр дә, беркайчан да төче су эчмиләр. Элек аларны үз корбаннарының тукыма сыекчасы белән канәгатьләнә дип уйлыйлар иде. Соңрак аларның диңгез суын бик яратып эчүләре билгеле булды, хәтта кайбер кошлар ансыз яши дә алмый икән. Зоопаркларда бу кошларның читлектә яши алмавы инде күптән билгеле иде. Зоологлар гаҗәпкә кала иде: кечкенә генә нәфис колибри кошлары тоткынлыкта яши ала: тутый кош, тәвә кошы, бөркет һәм ябалаклар да читлектәге тормышны яхшы кичерә, ә акчарлаклар бик тиз һәлак була. Кысан читлектәге бу мәһабәт диңгез кунаклары океан киңлекләрен сагына дигән фикергә киләләр. Кошларның һәлак булуының сәбәбе диңгезне сагынудан да, читлекнең кысанлыгыннан да түгел икән. Кошларга тик тозлар гына җитмәгән. Азыкка тоз салып бирә башлагач, акчарлакларның күңелләре күтәрелеп китә һәм алар әйбәт яши башлыйлар.
Диңгез кошларының һәм сөйрәлүче хайваннарның тоз аергыч гаҗәеп органнары бар. Аларның да бу эшне бөерләре түгел, бәлки борын бизе яисә, хәзергечә әйтсәк, тоз бизе башкара. Кошларда ул күз чокырының өске кырыена урнашкан, ә тоз чыгару каналы борын куышлыгына ачыла. Биздән бүленеп чыккан сыекчадагы натрий концентрациясе кошның канындагыдан биш тапкыр, ә океан суындагыдан ике-өч тапкыр артыграк. Сыекча борын тишегеннән агып чыга да, томшык очында җыелып, үтә күренмәле зур тамчы хасил итә, кош аны вакыт-вакыт селкеп төшерә. Әгәр диңгез кошына бик тозлы азык ашатсаң, 10—12 минуттан соң аның борыныннан су тамчылап ага башлый. Көчле томау төшкән кебек.
Ташбака, елан, кәлтә кебек диңгез рептилияләренең тоз бизләреннән чыгару каналы, кошларныкыннан аермалы буларак, күз почмагына ачыла һәм бүлендек тышка агып чыга. Кешеләр крокодилның үтә күренмәле эре яшь чыгарып елый белүенә инде күптән игътибар иткәннәр. Чираттагы корбанын ашап бетергәч, крокодил аны кызганып елый, имеш. Шуннан чиктән тыш икейөзлелекнең символы буларак «крокодил күз яше» дигән үткер сүзләр дөньяга килә. Аның сәбәбе безнең көннәрдә генә мәгълүм булды: су һәм азык белән кергән артык тозлардан крокодил организмы әнә шулай арына икән.
Диңгез ташбакалары җылы диңгез һәм океаннар буйлап ел әйләнә гизеп йөри. Ана ташбакалар елына фәкать бер тапкыр билгеле бер вакытта караңгы төнне комлы сөзәк яр буеның аулак кына җирендә йомырка салу өчен коры җиргә чыгалар һәм салган йомыркаларын комга күмгәч, кире диңгезгә юл тоталар. Бу вакыт алар коры комга тозлы эре күз яшьләре тамызып елыйлар. Кайчандыр үзләре йомыркадан чыккан туган яклардан аерылганда аларга бик ямансумы, әллә язмыш кочагына ташланган балаларын кызганып елыйлармы? Юк, әлбәттә. Тоз бизләре фәкать үзләренең гадәти эшләре — организмнан тоз чыгару белән мәшгуль икән. Алар өчен ул гадәти халәт. Диңгез ташбакалары планетабыздагы "иң елак" хайваннардан санала, ләкин күз яше суда күренәмени? Шуңа күрә дә тоз бизенең сере бик соң ачыла.
