Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Мордва Кармалкада “Балтай” гөрләде (ФОТОЛАР)

0
Бүген, ягъни 26 июньдә районыбызның Мордва Кармалка авылында республика бәйрәме “Балтай” гөрләде. Ул мордва халыкларының бәйрәме булса да, әлеге чара үзенә күп төрле милләтләрне сыендырды.
 
Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республикадагы мордва милли автономия рәисе Сергей Новиков, Татарстан Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Николай Владимиров, Саратовтагы фин-угор халкының берләшмәсе рәисе Федор Чатуров катнашты.
 
Тирә-як районнардан: Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән, Шенталы, Яр Чаллы шәһәрләреннән мордва фольклор ансамбльләре килеп, җыр-моң бүләк иттеләр.
 
Лениногорскидагы  “Эрзянка” ансамбле, Мордва Кармалканың “Пизелне” ансамбльләре дә чын мордва халыклары икәнен җырлары, киемнәре, аш-сулары белән раслады.
 
“Балтай” бәйрәменең төп үзенчәлеге: “аю”ны өрәңге яфраклары белән бизәү йоласы һәм авыл урамы буйлап йөреп, иң соңыннан аны “чишендерү” йоласын үтәү.
 
Болар хакында тулырак “Заман сулышы” газетының киләсе санында укырсыз
Розалия Мостафина фотолары



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса