Иске Зәйдә заманча табиб амбулаториясе ачылды
Зәйдә халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру -көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Районда Аксар, Поручик, Түбән Лоҗы, Бура-Киртә, Чыбыклы авылларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары, Сәвәләйдә табиб амбулаториясе сафка басып, халыкка хезмәт күрсәтә. Җиде авылда медпунктлар капиталь төзекләндерелде. Ә 2016 елда район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы белән Иске Зәй бистәсендә яңа формадагы зур табиб амбулаториясе төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бистәдә элекке поликлиника шактый тузган иде. Бүген әлеге заманча табиб амбулаториясен һәм Якты Күл авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, әлеге медицина учреждениеләрен сафка бастыручы “Азнакай нефтемаш заводы” АҖ генераль директоры Марат Гайсин, район үзәк дәваханәсе баш табибы Риф Әмиров, Бөгелмә һәм Сарман районнары баш табиблары катнашты.
200 квадрат метр мәйдан биләгән Иске Зәй бистәсе табиб амбулаториясе 5 мең бистә кешесенә (шуның 780е - балалар) медицина хезмәте күрсәтәчәк. Әлеге медицина учреждениесе - республикада беренчесе. Бистә халкы бу көнне түземсезләнеп көтеп алды. Ул ике ай эчендә сафка басты. Биредә участок һәм гомумпрактик табиблары, стоматолог, шәфкать туташлары, акушер хезмәт куячак. Бинада кабул итү кабинетыннан тыш, терапевт, гинеколог, стоматолог, гомум практика табиблары, процедура бүлмәләре бар. Алар заманча җиһаз белән тәэмин ителгән.
