Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Зәй сан алучылары эшкә әзерләнә

0

Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе башлануга санаулы көннәр генә калды.  Исәп алуда алынган мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен төп чыганак булачак. Зәй районы буенча  барлыгы 22 сан алучы, дүрт  участокта  ( Югары Мәлем, Якты Күл, Бигеш, шәһәрдә бер участок)  берәр инструктор  эшләячәк. Сан алучылар әлеге участокларга бүленде, аларга 630 объект туры килә. Сан алучылар һәм инструкторлар укулар узды, объектларны сан алуга кадәр бер кат йөреп чыкты. Шунысы игътибарга лаек, сан алучылар һәм инструкторларның күпчелеге бюджет оешмаларында хезмәт куючылар, күбесе әлеге мөһим кампаниядә катнашкан затлар.  Югары Мәлем авылы җирлеге белгече Нурия Абзалова  алдагы елларда оештырылган халык санын, авыл хуҗалыгын исәпкә алуларда катнашкан булган.  Мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган Резеда Гыймадиеваның да сан алуда икенче мәртәбә катнашуы, бу юлы аша инструктор вазифалы йөкләнгән. Аның эше – сан алу бланкаларын кабул итү, тикшерү, сан алучылар эшен контрольдә тотудан гыйбарәт. Сан алучылар махсус киемнән, зәңгәр сумка  белән йөриячәк. Капка шакыса, кертми калмагыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса