Хезмәт хакын вакытында түләргә кирәк
Зәй шәһәр прокуратурасы “СК Рось” ҖЧШ эшчәнлегендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде һәм 2014 елның маеннан 2015 елның мартына кадәр предприятие эшчеләренә хезмәт хакы түләнмәвен ачыклады. Түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары 200000 сумнан артып китә. Прокуратура материалларны җитәкчегә карата чара күрү өчен тикшерү комитетына юллады. Җитәкче РФ Җинаять кодексының 145нче маддәсе 1нче бүлеген үтәмәүдә гаепләнә. Ачылган эш буенча тикшерү барышын, шулай ук эшчеләргә хезмәт хакы бурычларын каплауны прокуратура ныклы контрольгә алды.
