Салкынча һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итә
Бүген синоптиклар алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр булуы турында кисәтә.
Җил төньяк-көнбатыштан, яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге 15-18 метр/секундка кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез 15-20, төнлә 7-12 градус җылы була.
Синоптиклар фаразлавынча, салкынча һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак.
