Балык Бистәсендә “Биектау авылы тарихы” дигән яңа китабы дөнья күрде
Газетабыз белән озак еллар тыгыз элемтәдә булган, 1975 нче елларда әдәби хезмәткәр булып эшләгән, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Рәмзил Гыйлемхановның “Биектау авылы тарихы” дигән яңа китабы дөнья күрде.
Ул аны танылган тарихчы, язучы, якташыбыз Нурулла Гариф белән бергә әзерләгән. Китапта авыл тарихы дәүләт архивлары документларына таянып язылган. Анда шулай ук авылның данлыклы шәхесләре, мәгьрифәтчеләр, данлы көрәшчеләр, дин әһелләре турындагы язмалар да урын алган.
Фотосы: videorenting.ru
